«Бар дөнья балалары бертигез» – Күгәйдә балалар Сабантуе уздырылды
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Күгәй мәктәбендә Сабантуй уздыдылар.
Көннең яңгырлы булуы бу көнне беркемне дә куркытмады. Нәни балалар, мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәм залына ашыкты.
Бәйрәмдә балалар төрле уеннарда һәм кызыклы конкурсларда катнашты, биеде, җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде. Күңелле мохиттә узган чара һәркемгә күтәренке кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.
Балалар Сабантуеның төп идеясе – «Бар дөнья балалары бертигез» дигән принципны яктырту иде. Милләтенә, теленә, диненә карамастан, барлык балалар да бәхетле, сау-сәламәт, шат булырга, гамьсез балачак кичерергә хокуклы.
Бу көнне Күгәй мәктәбе укытучылары һәм авыл халкы балаларга иң җылы теләкләрен юллады. Бәйрәм ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев