Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балачак — могҗизаларга ышанган вакыт

Балалар Яңа ел бәйрәмен һәрвакыт зур дулкынлану һәм бер могҗиза итеп көтеп алалар.

2 гыйнвар көнне Карашәм авылы мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Көлеп-шаярып, мәшәкатьсез балачагыбыз» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Кар бөртекләре булып киенгән апалары балалар белән уен-конкурслар уйнады, ә Кыш бабай белән Кар кызы килү бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булды. Балалар берсеннән-берсе матур шигырьләрен сөйләделәр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап җырладылар. Күңелле лотерея уеннарында катнашып, тәмле һәм истәлекле бүләкләр оттылар.

Бу бәйрәм балалар күңелендә якты һәм матур истәлек булып озак сакланыр дип ышанабыз!

Карашәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев