Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Балачак һәм тарих бәйрәме: Мулла Иле мәдәният йортында «Мин дә пионер идем» дигән чара узды

1980 елга кадәр туган илебез халкы өчен Пионерия көне — чын дуслык һәм балачак бәйрәме ул! Бу — күп кенә буыннарның якты тормыш сәхифәсе һәм без онытырга тиеш булмаган олы тарих.

Бу бәйрәм кысаларында мәдәният йортында «Мин дә пионер идем» исемле гаҗәеп җылы, тематик чара үткәрелде. Кичәдә балаларга пионер оешмасының кызыклы дөньясы, аның изге символлары турында сөйләдек. Мәктәптә пионерлыкка багышлауның ничек тантаналы үтүен, ант итү мизгелләрен һәм пионер законнарын искә алдык.

Элеккеге пионерлар да читтә калмады — алар үзләренең макулатура һәм металлолом җыюларын, бергәләп агач утыртуларын, данлыклы Тимурчылык хәрәкәтен һәм, әлбәттә, һәркем яратып уйнаган «Аҗаган» (Зарница) уенын, маҗаралы пионер походларын сагынып сөйләделәр.

Чараның иң дулкынландыргыч өлеше ахырда булды: без 4нче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә пионерлар сафына алдык! Аларның да тормышында бу көн якты бер истәлек булып калыр дип ышанабыз.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев