Бакырчы мәдәният йортында хәтер сәгате үтте
Бакырчы мәдәният йортында балалар өчен «Ленинград блокадасы» исемле мәгълүмат сәгате оештырылды. Чара барышында укучылар Бөек Ватан сугышының иң аянычлы һәм шул ук вакытта каһарманлык битләренең берсе белән таныштылар.
«Блокадалы икмәк» хәтер акциясенең төп символы — 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге. Ленинград блокадасы вакытында нәкъ менә шундый минималь икмәк бирү нормасы куелган иде.
Акциядә катнашучыларга бүгенге тормышның рәхәтлеген берничә мизгелгә онытып, ачлык һәм салкынлык кичергән ленинградлыларны искә алырга тәкъдим ителде. Балалар үзләрен блокадалы Ленинградта яшәүчеләр итеп хис итеп, символик «икмәк кисәкләрен» татып карадылар.
- Иң мөһиме — Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларын, ленинградлыларның батырлыгын онытмау, — дип билгеләп үтте Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Без каһарманнарыбызны онытмыйбыз! Өстәлләребездә һәрчак икмәк булсын, дөньялар тыныч булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев