Бакырчы авылында Яңа ел каникулларын күңелле итеп уздыралар.
Шулай бер көнне олылар балалар белән бергәләп рәсемнәр ясаганнар, пластилиннан төрле куак-агачлар, чәчәкләр, күбәләкләр, җәнлекләр һ.б. әвәләгәннәр, рәхәтләнеп аралашканнар.
- Балалар белән килгән әниләр, әбиләр дә читтә калмады, бергәләп рәсемен дә ясадылар, пластилиннан төрле җәнлекләр әвәләргә дә булыштылар. Бергәләп эшләгәч күңелле дә, рәхәт тә! – дип сөйли Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Нет комментариев