Бакырчы мәдәният йортында «Кызлар — йолдызлар» дигән бәйге-кичә узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы мәдәният йортында «Кызлар — йолдызлар» дигән бәйге-кичә узды

Бакырчы авылы мәдәният йортында бу көнне аеруча якты һәм күңелле үткәрдек. Авылыбызның иң актив, сөйкемле кызлары өчен «Кызлар — йолдызлар» исемендәге бәйге-кичә оештырылды.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков ачып җибәрде, гүзәл затларыбызга иң изге теләкләрен җиткерде. Ә кызларыбыз үз чиратларында зирәклекләрен, уңганлыкларын һәм талантын күрсәтеп, барыбызны да сокландырдылар! Бәйге чын мәгънәсендә җанлы һәм мавыктыргыч булды.

Бәйрәм рухы һәркайсыбызның күңелендә озак саклансын. Күгебез аяз, тормышыбыз кояшлы, ә гаиләләребез имин булсын!

Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.


Нет комментариев