Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында эстафета узды

Яңа ел каникуллары дәвам итә.

Бакырчы авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән күңелле, кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы чаралар оештырырга тырыша. Спорт мәйданчыгында мавыктыргыч уеннардан торган күңелле эстафета ярышлары узды. Әлбәттә, биредә дуслык җиңде.

- Авыл яшьләре бизәгән чыршы янында килгән кунаклар белән матур көйләргә биедек. Кыш бабай үзенең капчыгыннан һәркемгә дә өлеш чыгарды. Бәйрәм чараларында катнашкан балаларга, авылдашларга чиксез рәхмәтлемен. Шулай бердәм булып, дус-тату яшәргә насыйп итсен алдагы көннәрдә дә, – дип сөйли Бакырчы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев