Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы авылында «Һәрвакыт булсын кояш» дигән балалар сабантуе оештырдылар

Балаларны яклау көне уңаеннан Бакырчы авылында «Һәрвакыт булсын кояш» диеп исемләнгән балалар сабантуе булып узды.

Балаларны, ата-аналарны авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Хәмзә улы Садыйков та тәбрикләде. Спорт мәйданчыгы шау- гөр килеп авылдашларны үзенә тартып торды. Балалар белән беррәттән олылар да уеннарда катнаштылар. Балаларның рәхәтләнеп уйнауларын карап тору кызык иде. Шуңадыр, килгән кунаклар да уеннарга бик теләп кушылды. Балалар укытучы апасы, күрше апасы, туганы өчен кычкырып көч биреп торды.

- Гореф гадәтләрне саклап калу йөзеннән, барлык төр сабантуе уеннарын оештырырга тырыштык. Уклау тартышу, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә чиләк белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, озынлыкка сикерү балаларның иң яратып катнаша торган уеннары. Бәйрәмнең иң күңелле өлеше, әлбәттә бүләкләү тантанасы. Балаларны сөендереп, матди ярдәм күрсәткәне өчен Әнәс абый Закировка олы рәхмәтебезне белдерәбез, – дип яза Бакырчы Мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев