Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Авылым җәүһәрләре» ялларны да үзенчә, җанлы итеп үткәрә

Бәйрәм ялларында өйдә утырып та арытты... Эшне дә сагындыра икән!

«Озак күрешмәсәк күңелсез, җыелыйк әйдә!» — дигән хәбәр килү белән, шалт итеп җыела торган затлар бит алар!

Яңа ел башлану белән яңа планнар төзүгә, яңа репертуар сайлауга керештек.  Җырлап, биеп, уйнап-көлеп, яшь вакыттагы кебек чүт таң аттырмаганбыз! Әле ярый мал-туарлар барлыгы искә төште…

Алда бик күп Яңа елларны җырлап, бергә-бердәм каршы алып, гөрләтеп озатырга насыйп булсын! Эштән тәм табып, җанга сихәт, тәнгә саулык алып яшик.

Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин, таяныр кешеләребез һәрвакыт янәшәбездә, сафта булсын, – дип яза Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев