Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Аңлашып яшәүләргә җитәме соң?!

Илебездә барган вакыйгаларга берәү дә битараф түгел. Бу яктан күгәйлеләр дә читтә калмый, хәлләреннән килгән кадәр булышлык күрсәтә. «Акчалата да, әйберләтә дә күп ярдәм килде. Аеруча гел актив булган Дания Кәримова, Әмир Әдия­туллин, Суфия Хәйруллина, Әминә Габделхәевага зур рәхмәт», – дип сүзен башлады Күгәйдә узган хисап сессиясен җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова.

Чынлап та, кадерле вакытларын, хәләл малларын кызганмый өлеш чыгаручыларга хөрмәт һәм рәхмәттән башка сүз юк.

Күгәйгә дулап яуган карлы-бураннар узуга килсәк тә, юллар ялт итеп чис­тартылган иде. Җирлек башлыгы да авылны кардан арындыруда ярдәм күрсәтүчеләрне телгә алмый булдыра алмады.

– Торак пунктларның эчке юлларын һәм урамнарын кардан чистартуны, су белән тәэмин итүне «Норлат ТКХ МПП» предприятиясе башкара. Быел кыш үзен күрсәтте, кар-бураннар мулдан булды. «Күгәй» хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәйруллинга, авыл егетләре Рамил Гыйләҗевкә, Равил Гыйззәтуллинга, Шәүкәт Гыйләҗевкә, Рәис Габделхәевкә, хужалык тракторчылары Рафил Мифтахетдинов белән Илнур Хәйруллинга, Тау Илендә юлларны карап торучы Рөстәм Сәлаховка бик тә рәхмәтлебез. Алга таба да шулай бердәм булсак иде, – дип сөйли Фәния Хисаметдинова.

Бүгенге көндә төзекләндерү, чүп чыгару, урамнарны яктырту, зиратларны ремонтлау һәм чистарту мәсьәләләре җирле бюджетта акча булмау сәбәпле, хәл ителә алмый. Һәм бу очракта үзара салым программасы ни дә булса майтаруның бердәнбер юлы. Узган ел җыелган акчага Күгәйдә Морза урамына 114 метр юлга таш җәйгәннәр, Тау Илендә су башнясы һәм клуб тирәсен койма белән әйләндереп бетергәннәр. Быел үзара салым күләме шулай ук 500 сум кала. Бу акча юлларга вак таш җәю (Күгәй авылы), Аръяк урамында су торбасын өлешләп алыштыру, Тау Илендә зират коймасын ясау һәм зираттагы зур агачларны кистерү өчен тотылачак.

Сессиядә Тау Иле мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфинә Сәлахова үз эшчәнлеге белән таныштырды. Һәр бәйрәмне, төрле чараларны күңелле итеп оештыралар. Моның шулай икәнлеген «Яшел Үзән»нең социаль челтәрләрен карап баручылар да яхшы белә.

Сессия күңелле традиция буенча бүләкләнү белән тәмамланды. Җирлекнең үсешенә үзеннән өлеш кертүчеләргә – Рәдиф Сәлахов, Рәшит Гайнуллин, Ринат Хәйруллин (рәсемдә) һәм иң бәләкәче Галия Шәйхенуровага ра­йон башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сораулар бирүче булмады, димәк Күгәйдә бар да тәртип дигән фикер туды. Хәер, барысы да 100 процент була алмый, тормыш булгач, юллары да сафтан чыга, су торбалары да. Болар хакында җитәкчелек тә, халык та яхшы белә. Шуңа да, һәммәсен уртага салып, фикерләшеп, үзсалым акчасына ел да зур эшләр башкаралар. Аңлашып яшәүләргә ни җитә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев