Акъегетлеләр «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегетлеләр «Тормыш тамчысы» акциясенә кушылды

3 сентябрьдә — террорчылыкка каршы көрәштә Теләктәшлек көнендә — Россиянең төрле төбәкләрендә «Тормыш тамчысы» акциясе узды.

Әлеге чара 2004 елның сентябрендә Бесланда булган коточкыч фаҗига корбаннарын искә алуга багышланды.

Акъегет мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары да акциягә кушылды. Алар Беслан мәктәбендә тоткынлыкта калган һәм бер тамчы суга тилмереп һәлак булган балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Су тамчысы — тормыш символы. Акциядә катнашучылар бу символ аша терроризмга каршы бердәмлекләрен, тынычлык һәм иминлекнең кадерен белүләрен күрсәттеләр.

Беслан корбаннарының истәлеге йөрәкләрдә мәңге саклансын.


Нет комментариев