Акъегет мәктәбе укучылары Г.Тукай музеена сәяхәт кылды
Г.Тукай, нәни Апуш белән без кечкенәдән үк таныш: аның шигырьләрен ятлап, әкиятләрен тыңлап үстек. Шигырьләрен күпме генә укысаң да, алар ялыктырмый, киресенчә туган якка, туган телгә мәхәббәт хисләре тәрбияли.
13 февральдә без, Акъегет мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Казанга сәяхәт кылдык. Беренче тукталышыбыз – мультимедийлы тарихи парк иде. Без 2нче павильонда булдык. Әйе, монда искиткеч матур. Заманча технологияләр белән кулланып ясалган зур экраннарда тарихи кадрлар, фото, видеолар… Моны әйтеп кенә бетерерлек түгел, ә үз күзләрең белән барып карарга кирәк. Экскурсоводның теле телгә йокмый. 1914 елдан башлап, 1945нче елга кадәр булган тарихи вакыйгалар беләнн таныштырды ул безне. Укучылар да игътибар белән тыңладылар. Бормалы лабиринттан чыккач та, тиз генә китәсе килмәде әле.
Икенче тукталышыбыз – Габдулла Тукай музее иде. Монысы инде үзебезнеке, күңелгә иң якыны. Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт – күңелгә үтеп керә торган, җанга рәхәт сәяхәтләрнең берсе булды дисәм, һичшиксез ялгышмам.
Әлеге музей 1986 елда ачыла. Биредә Тукайның кечкенә Апуштан мәшһүр шагыйрьгә әйләнгән гомер юлы сурәтләнә. Тукайның яшәешенә һәм көнкүрешенә кагылган экспонатлар: юл кәрзине, түбәтәе, карандаш савыты, тартмачыгы һ. б. бар. Алар чын мәгънәсендә музейның горурлыгы булып тора. Укучылар белән музей буйлап сәяхәт иткәндә без Тукайның тормыш юлы буйлап атлагандай булдык. Экскурсовод безне Тукайның кечкенә чагы, яшәеше, иҗаты белән таныштырды.
Әйе, Тукайның гомере, кыска булса да, иҗат ялкынында дөрләп торган, ул үзеннән соң күпкырлы шигъри һәм публицистик мирас калдыра. Язучы язганнарны күз алдына китереп укыйсың-укыйсың да, реаль образны күргәч, тагын да гаҗәпләнәсең, күңелгә аңлатып бетерә алмаслык хисләр тула. Тукай музее, чын мәгънәсендә, бай, эчтәлекле, безнең горурлыгыбыз булган музей.
Безнең күңелләрдә, ә аеруча, укучыларыбыз күңелендә сәяхәттән алган кичерешләребез әле озак сакланыр.
Акъегет мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рүзилә Сафиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев