Акъегет авылында «Хуш киләсең, Яңа 2026нчы ел!» дип исемләнгән чара оештырдылар
31нче декабрь көнне Акъегет авылы мәдәният йорты янәшәсендә «Яңа ел символы» булган чыршы янында «Хуш киләсең, Яңа 2026нчы ел!» дип исемләнгән бик күңелле бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Яңа ел алды киче җыр-моңга бай булып, кызыклы уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды.
- Биредә "Атлар" һәм "Чыршылар" командасы тизлектә, җитезлектә көч сынашты. Афәрин, авылдашлар! – дип сөйли Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев