Акъегет авылында Халыкара пикник көне узды
Акъегет авылында Халыкара пикник көне уңаеннан күңелле һәм файдалы чара үткәрелде. Әлеге бәйрәм балаларны берләштерү, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, аралашу һәм күңелле истәлекләр булдыру өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.
Чара саф һава кочагында узды. Катнашучылар табигатьнең матурлыгына сокланып, бергәләп ял итте, төрле хәрәкәтле уеннарда һәм күңел ачу бәйгеләрендә катнашты. Балалар да, өлкәннәр дә актив ялның рәхәтен тоеп, күтәренке кәеф алды.
Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә. Саф һавада үткәрелгән вакыт һәм физик активлык нык иммунитет, яхшы кәеф һәм көч-дәрт чыганагы булып тора.
Пикник барышында балалар бер-берсе белән аралашты, уртак кызыксынулар тапты, күңелле хатирәләр туплады. Көн дәвамында җылы, дустанә һәм бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Халыкара пикник көне Акъегет авылы нәниләренә онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте, ә табигать кочагында үткәрелгән бу очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев