Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында юбиляр әдипләребезне искә алдылар

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург, Һади Такташның тууына 1нче гыйнвар көнне, 125 ел булды.

Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 нче елның 1 нче гыйнварында Мордовиянең Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Ул кече яшьтән үк җырлар, такмаклар чыгарырга, укырга яраткан. Һади башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда ул 1911 нче елдан 1913 нче елның ахырына кадәр укый. Бу вакытта ул «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр яза.

«Һади Такташның татар поэзиясенең үсешендә йогынтысы гаять зур. Такташ үзенчәлекле һәм кабатланмас шагыйрь. Аның поэзиясендә татар һәм рус фольклорының, Маяковский һәм Есенинның йогынтысы сизелә. Ул үзенә аерым юл салып баручы шагыйрь», – ди Леонид Мартынов классик язучы турында.

Бу чыннан да шулай. Дөньяда бары тик утыз гына ел яшәсә дә, әдәбиятта мәңгелек урын алып тора.

Һади Такташ — барыннан да элек шагыйрь буларак танылган әдип. Ләкин аның бай мирасында башка жанр әсәрләре дә зур урын били. Ул — «Күмелгән кораллар»(1928), «Югалган матурлык»(1928) һәм «Камил»(1929) исемле драма әсәрләре авторы. "Югалган матурлык" пьесасы 1929 елның 18 гыйнварында Татар академия театрында уйнала.

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә тиф авыруыннан Казанда вафат була һәм Максим Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркындагы зиратта җирләнә.

Фатих Әмирхан татар әдәбиятында аерым бер урын били, һәм ул урын түрдә, бик мәртәбәле.

Фатих Зариф улы Әмирхан — 1886 елның 1 (13)гыйнварында Казан шәһәрендә мулла гаиләсендә туа. Әтисе — Мөхәммәтзариф Хөсәен улы Әмирхан, Яңа Бистәдәге «Иске Таш» мәчете имамы, «Әмирхания» мәдрәсәсенең мөдәррисе, тарихчы.

8 яшеннән Фатих Яңа Бистә мәдрәсәсендә ике ел эчендә башлангыч белем ала. Аннары, 1895 елны, әтисе аны алдынгы саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга кертә. Анда ул ун ел дәвамында укый, һәм укыган чагында үзлегеннән урыс теленә өйрәнә.

Фатих Әмирхан татар әдәбиятында уникаль шәхес. Язучының язмышы бик авыр булган, аның яшь килеш аяклары зәгыйфьләнгән.

«Фатих Әмирхан дөньяда 40 ел гына яши, 40 елының да 19 елы аяклары параличланган хәлдә, гомере коляскада утырып уза. Ләкин ул үзеннән соң искиткеч зур әдәби мирас калдырган. Чөнки аның шактый гомере урын өстендә уза. Аның үлемсез әсәрләре шактый. Фатих Әмирханның аяклары бәйле булса да, ул милләткә, яшәү көче биргән шәхес».

1926 елның 9 мартында Фатих Әмирхан кырык яшендә вафат була. Язучы Казанның Яңа Татар Бистәсе зиратында җирләнгән.

- Юбиляр әдипләребезне искә алып, китап күргәзмәсе оештырылды, Акъегет авыл халкы белән әдипләребезнең китапларына күзәтү ясалды,  дип сөйли Акъегет авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев