Әлеге күркәм чарага авылыбыздан Нутфуллина Рәмзия, Измайлова Фирдәүсә, Моталлапова Хәмидә, Закирова Дания апалар килгән иде. Алар үзләре белән алып килгән истәлекле яулыклары тарихы белән таныштырдылар.
- Менә монысы бик мөһим, бер генә дә яулыкның да тарихы кабатланмый, һәрбер яулык үзенчәлекле, истәлекле, тарихи, - дип сөйли Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев