Акъегет авылында фри бәрәңгесе ясау буенча балаларга мастер-класс үткәрделәр
Бәрәңге фри яратмаган бала бармы икән?
13 июль көнне дөньяда барыбызның да яраткан ризыгы — бәрәңге фри көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова балалар өчен гадәти булмаган мастер-класс оештырды. Бергәләп тәмле ризыкның серләренә төшенделәр. Табигать кочагында пешерү үзе бер рәхәт бит! Балалар һәр кушылган эшне бик теләп, яратып һәм «Булдырабыз!» дип башкардылар. Афәрин, күз тимәсен үзегезгә.
Әлбәттә, эш барышында куркынычсызлык турында да онытмадык. Балалар белән пычак куллану кагыйдәләрен искә төшердек, кайнар май янында бик сак булырга кирәклеге турында сөйләштек. Матур да, тәмле дә, файдалы да ял булды бу!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев