Кошлар — табигать күрке.
Алар үзләренең матурлыклары, күңелебезгә ята торган җырлары белән кәефебезне күтәрә, үсемлекләрне корткыч бөҗәкләрдән саклый. Ә менә салкын кышларда алар бездән ярдәм көтә.
- 15 гыйнвар көнне билгеләп үтелә торган «Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне» уңаеннан, балалар белән бергә кошларга җимлекләр элеп, җим салдык. Кошларны саклыйк, кайгыртыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итик, — дип чакыра Акъегет мәдәният йорты мөдире Рәшидә Борһанова.
Нет комментариев