Акъегет авылында «Авылым, халкым» дип җан атучылар яши
Безнең Акъегет авылында мәрхәмәтле, уңган, булган халык яши. Клуб, почта, кибет хезмәткәрләре, укытучылар, һәммәсе дә үз урынында, үз һөнәренең осталары дияр идем.
Фото авторның шәхси архивыннан
Бүген кулыма каләм алырга авылның мөхтәрәм кешесе этәргеч ясады. Шәфкать туташыбыз Рәмзия Нотфуллина хакында газетага аерым язасым килде. Бер авылда да безнең Рәмзия апа кебек игелекле, ярдәмчел, башкалар борчуын үз йөрәге аша кичерә белүче шәфкать туташлары юктыр. Ул көн дими, төн дими, чакырган җиргә килеп җитә. Беренче медицина ярдәме күрсәтә, җитди авырулар булганда юлламалар биреп, хастаханәгә озатырга булыша. Аларның эшләре бик авыр, авылдашларының сәламәтлеген генә кайгыртып калмый, серләрен тыңлый, киңәшләрен биреп, психологик яктан да ярдәм күрсәтеп, алга таба яшәргә канат куя. Әйе, безнең Рәмзия нәкъ шундый, бер генә тамчы да арттырып язуым түгел. Юкка гына ак халатлы шәфкать туташларын фәрештәләргә тиңләмиләр.
Аңа бу җаваплы һәм катлаулы эшендә уңышлар телибез. Үзе һәрвакыт сәламәт булып, тигезлектә, бәхеттә яшәргә насыйп булсын. Кылган игелекләре үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын. Безнең авыл халкы шундый үз эшенә җаваплы, гадел, намуслы фельдшер булганга бик бәхетле.
Бу хатымда тагын бер авылдашыбызны телгә алмасам, дөрес булмас төсле. Соңгы елларда яшьләрнең дингә килүе сөендерә. Аллаһка шөкер, авылыбызда намазга чакырып азан тавышы яңгырый. Мәчетләрдә өмәләр гөрләп уза, гошер сәдакалары җыела, зиратны тәртиптә тоталар, чистарталар. Моңа барысына да дини юлга аяк баскан имам-хатыйб Фиргать хәзрәт Биктаһировның өлеше зур. Бар яктан булган егет ул безнең. Башкаларга да һәрьяктан үрнәк булып тора. Мәчетебездә дин сабаклары өйрәтә, үзенең төпле киңәшләрен биреп, нинди генә сорау белән килсәң дә, ярдәм итә. «Юк» дигән сүзне, гомумән, белми. Әле коръән мәҗлесендә ул, әле мәет озатуда, әле өмәдә, әле имамнар җыелышында. Шул ук вакытта олы яшьтәге әнисен кадер-хөрмәт күрсәтеп, бик нык тәрбияләп тора. Аңа кылган яхшылыклары өчен мең рәхмәт. Үзенә дә бары изге теләктә без.
Менә шундый авылдашларыбыз белән горурланып, шөкер итеп яшибез.
Фәридә Вәлиуллина. Акъегет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев