Акъегет авылында «Ленинград блокадасы — тарихның онытылмас бите» дигән тарихи сәгать үткәрелде
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында «Ленинград блокадасы — тарихның онытылмас бите» дигән тарихи сәгать үткәрелде

8 сентябрь — Ленинград блокадасы корбаннарын искә алу көне. Нәкъ 85 ел элек, 1941 елның 8 сентябрендә, Ленинград шәһәре тирәсендә дошман боҗрасы ябыла.

Шәһәр халкы 872 көн һәм төн дәвамында ачлык, салкын һәм өзлексез һөҗүмнәр белән күзгә-күз очраша. Бу — Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале һәм онытылмас сәхифәләренең берсе.

Акъегет мәдәният йортында балалар өчен «Ленинград блокадасы — тарихның онытылмас бите» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар блокада еллары, Ленинград халкының батырлыгы һәм түземлеге турында күп мәгълүмат алдылар.

- Бүген без тыныч тормышта яши алган һәр мизгелнең кадерен белергә тиеш. Фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең һәм Ленинград блокадасында яшәүчеләрнең батырлыгы һәм истәлеге йөрәкләребездә мәңге саклансын, — дип яза Акъегет мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.


Нет комментариев