Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акча аз, теләк күп: Күгәй ничек яши?

Күгәйдәге клуб бинасы әллә ни зур булмаса да, күңелең киң булсын, дип әйтәләр бит. Кил­гән һәркем сыя, кунаклар җирлек халкы җитештергән продукция һәм матур концерт номерлары белән хозурлана. Биредә кунакчыллык – гадәти күренеш.

Илсөя Садыйкова фотолары

КЛУБЫ КЕЧКЕНӘ – ХАЛКЫ КИҢ КҮҢЕЛЛЕ

Күгәйдәге клуб бинасы әллә ни зур булмаса да, күңелең киң булсын, дип әйтәләр бит. Кил­гән һәркем сыя, кунаклар җирлек халкы җитештергән продукция һәм матур концерт номерлары белән хозурлана. Биредә кунакчыллык – гадәти күренеш.

Сессия эшендә Зеленодольск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты.

ФОТОРЕПОРТАЖ

478 КЕШЕ, 4 АВЫЛ, 7860 ГЕКТАР ҖИР

Җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова чыгышына нигезләнеп, Күгәй җирлегенең бүгенге халәтенә күз салыйк.

7860 гектар мәйданны биләгән әлеге җирлек 4 авылны берләштерә, ә анда нибары 500гә якын кеше яши. Статистика сөендерми: узган елда 8 кеше вафат булган, ә 1 генә бала туган. Бу – соңгы елларда авылларда күзәтелгән уртак күренеш.

ДОТАЦИЯЛЕ БЮДЖЕТ ҺӘМ САЛЫМ МӘСЬӘЛӘСЕ

 – 2025 елда бюджет үтәлде, – дип билгеләп үтте Фәния Хисаметдинова. – Әмма ул дотацияле. Димәк, иң гади проблемаларны хәл итү өчен дә акча җитми. Шуңа күрә салымнарның җыелуы аеруча мөһим.

Салым буенча бурычлар, нигездә, җирлектә даими яшәмәүчеләр аркасында җыела. Бу юнәлештә эш алып барылса да, мәсьәлә катлаулы булып кала.

УМАРТАЛАР КИМИ

Бу тирәдә халык кул кушырып утыра торганнардан түгел, җиренең кадерен белә, мөмкин булганча мал-туарын асрый, ничек кенә булса да табыш алырга тырыша. Саннар моны ачык дәлилли:

• Мөгезле эре терлек: 216дан 238гә,

• сарык-кәҗә: 111дән 129га,

• кош-корт: 2955тән 3514кә арткан.

Ә менә умарталар саны, кызганычка, кимегән.

КАРЛЫ КЫШТА – ФИДАКАРЬ ХЕЗМӘТ

Территорияне төзекләндерү эшләре турында сөй­ләгәндә, Фәния Хисаметдинова аеруча кар чистарту һәм су белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды. Бу эшләрне Норлат ТКХ МППсы башкара.

– Быелгы карлы кышта Рамил Гыйләҗев, Алмаз Абдулхәев, Рәсим Нурул­лин, Зөфәр Гафиятуллиннарга аерым рәхмәтемне җиткерәм, – диде җирлек башлыгы.

ЮЛЛАР: ЭШ БАР, ЛӘКИН ПРОБЛЕМАЛАР КАЛА

Юл мәсьәләсе Күгәй җирлегендә дә кискен тора. Шулай да, 2025 елда республика программасы кысаларында, Күгәй авы­лының Аръяк урамында 700 метр юл салынган, ә Алан башы урамының иң катлаулы участогына вак таш җәелгән.

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №4 (6 февраль, 2026 ел) санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев