Ачасыр мәктәп укучылары Холокост корбаннарын искә алды
27 гыйнвар – Халыкара холокост корбаннары көне.
Бүген, Ачасыр мәктәбе укучылары белән әлеге хәтер көне турында сөйләштек.
Холокост – нацистлар тарафыннан Европада яшәгән яһүдләрне күпләп юк итүне чагылдырган термин булып санала.
1933-1945 елларда Европаның 60 процент еврей милләте халкы системалы төстә эзәрлекләүләргә дучар булган. Советлар Союзы территориясендә 2 млн 900 меңгә якын еврей милләте кешесе һәлак булган.
2005 елның 1 январендә БМО Генераль Ассамблеясы 27 январь көнен Халыкара Холокост корбаннары көне буларак һәр елны билгеләнеп үтәчәге турында резолюция кабул итә.
27 январь көнендә Совет армиясе 1945 елда Польшадагы иң зур нацистларның үлем лагере Освенцим-Биркенауны азат иттеләр, шуңа күрә нәкъ менә шул көн Холокост корбаннары көне булып сайланды. Бу лагерьда төрле исәпләр буенча 1,5тән 2,2 млн.га чаклы кеше һәлак булган.
Кече Шырдан Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев