8 июль– Гаилә бәйрәме булып билгеләп үтелә
Гаилә көне уңаеннан Бишнә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә, түгәрәк өстәл артында бәйрәм кичәсе үткәрде.
- Бәйрәмгә авылыбызның өлкән гаиләләре чакырылды, чөнки аларга игътибар кубрәк кирәктер дип уйлыйбыз. Мәдәният йортында ремонт булганлыктан, гаиләләребезне мәчеткә чакырдык. Чарабызны догадан башлап, әрвахларыбызга дога кылдык. Иң өлкән гаиләбез-Рәшид абый белән Фирдәвес апа. Адарның бергә гомер итүләренә 56 ел. Сокланмый мөмкин түгел шундый матур, тату гаиләләргә. Ахырдан гаиләләребез белән тугәрәккә басып бер-беребезгә матур, җылы теләкләр теләдек. Чара искиткеч узды, чакырылган кунакларыбыз рәхмәт сүзләрен яудырып, бик канәгать булып кайтып киттеләр. Икенче елга да курешергә насыйп булсын,- дип сөйли мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев