Анда Күгәй күмәк хуҗалыгында эшләүче ир- егетләребез катнашында КВН-тамаша булып узды. Әле мондый тамашаны безнең Күгәй тарихында булганы юк иде әле.
Чыннан да, күгәйлеләр дә, кунаклар өчен дә бик кызыклы тамаша булды бу! Монда механизаторлар,терлекчеләр - кем нәрсәгә оста икәнен күрсәттеләр,токмач та кистеләр, иттарткычны да сүтеп-җыйдылар; төрле уеннар да катнашып, ике команда арасында көч сынаштылар. Кыскасы, уңган-булган, бар яктан да тырыш Күгәй егетләре сынатмадылар - молодцы!
Ахырда күңелле сюрприз - егетлэргә Күгәй күмәк хуҗалыгына керткән намуслы хезмәтләре өчен район башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чын күңелдән котлыйбыз! Күгәй үсешенә керткән хезмәтегез өчен барлык авылдашлар исеменнән рәхмәт сезгә!
Нет комментариев