Видеоны машинист кабинасыннан төшергәннәр.
Яшел Үзән районында тимер юл буйлап поши көтүе йөри. Машинист кабинасыннан төшерелгән видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.
"Пошилар көтүләре белән обсерваториядә тимер юл буйлап йөри!" - дип язган автор.
Кадрларда дүрт пошиның тимер юл буйлап чабып йөргәнлеге күренә, ә аннары шәхси йортларга таба юл алалалар.
"Ярый әле поезд астына кермәделәр", - дип шәрехли видеоны Казан кешесе.
"Тагын бер ай изоляция - һәм аюлар да йөри башлаячак", - дип шаярта ир-ат. Шулай ук, кайберәүләр, хайваннар ашарга эзләгәннәр, ә поезд аларны куркыткан, шуңа күрә алар йөгергән, дигән фикерләрен язганнар.
"Ниндидер чаралар күрергә кирәк! Бәрдерә яки таптата күрмәсеннәр... Табигатебезне сакларга кирәк. Мөгаен, алар ашарга эзләгәндә поездлардан курыкканнардыр ", - дип шәрехли бер хатын-кыз.
Нет комментариев