Яшәеш

Viberда Татарстанда коронавируслы вәзгыять турында яңалыклар хәбәр итүче канал барлыкка килде

Viber кулланучылары төбәктә Covid-19 турындагы дөрес яңалыкларны мессенджерда ук алачак.

Viber мессенджерында "COVID-19 Татарстан" дип исемләнгән яңа канал барлыкка килде, анда республикада вәзгыять үсеше турында яңалыклар бастырыла.

Viber кулланучылары төбәктә Covid-19 турындагы актуаль һәм дөрес яңалыкларны мессенджерда ук алачак.

Элегрәк "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Татарстанда бер тәүлек эчендә таҗлы инфекция йоктыруның 39 яңа очрагы теркәлгән.


Нет комментариев