Васильеводан Ранель Хәкимуллин - көнчыгыш көрәш буенча дөнья чемпионы
Яшәеш

Васильеводан Ранель Хәкимуллин - көнчыгыш көрәш буенча дөнья чемпионы

***

Васильево бистәсендәге Н.Соболев исемендәге 2нче лицей укучысы Ранель Хәкимуллин көнчыгыш көрәш буенча дөнья чемпионы исемен яулады.

Ярышлар Маврикий утравында узды. Ранель Татарстанны команда составында лаеклы рәвештә тәкъдир итте һәм шәхси беренчелекне яулады.

Спортчыны һәм аның тренеры Рәлиф Шәрәфиевны чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҮМР матбугат хезмәте


Нет комментариев