Обсерватория турында кайбер кызыклы фактлар белән уртаклашабыз:
- Обсерватория билгеле астроном Василий Энгельгардт хөрмәтенә аталган – 1897 елда ул Казан Император университетына Дрездендагы шәхси обсерваториясенең уникаль астрономия җиһазларын бүләк иткән.
- Аның төзелеше 1899 елда башланган, һәм инде 1901 елның 21 сентябрендә шәһәр читендәге обсерватория ачылган.
- 2013 елда обсерватория базасында Планетарий ачылды. Ул Советлар Союзының Герое, очучы-космонавт А.А. Леонов исемен йөртә.
- 2023 елда Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре – шәһәрдәге һәм шәһәр читендәге – ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Эш 2019 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Республика «Яңарыш» Фонды ярдәме белән алып барылды.
- Казан астрономнарының казанышлары дөнья фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан танылган. Безнең 11 астрономыбызның исемнәре Айдагы кратерларга, шулай ук астероидларга һәм кометаларга бирелгән.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Нет комментариев