28 сентябрьдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) инициативасы буенча Бөтендөнья котыруга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн котыруның профилактика юллары һәм авырудан зарарлануның нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат таратуга багышлана.
БСО бәяләвенчә, ел саен котырудан 59 000 кеше вафат була. Кешеләрнең 99% очракта котыру белән зарарлануы эт тешләү һәм тырнау нәтиҗәсендә булганлыктан, бу үлем очракларының күбесен хайваннарны вакцинацияләү һәм тешләүдән саклану аша булдырмый калырга мөмкин.
БСО глобаль партнерлар белән бергә этләрдән күчә торган котырудан кеше үлемен туктатырга омтыла. Моның өчен «Бердәм сәламәтлек» комплекслы алымы кулланыла: этләрне күпләп вакцинацияләү, кешеләрне ашыгыч профилактик вакцинация белән тәэмин итү, медицина хезмәткәрләрен әзерләү, эпидемиологик күзәтүне яхшырту һәм аңлату эшләре аша хайваннар тешләүдән саклану.
Котыру – зооноз, аеруча куркыныч вируслы инфекция. Ул хайваннар тешләгәндә селәгәй аша күчә, үзәк нерв системасын авыр зарарлый һәм үлем очрагы 100%ка җитә. Инфекция чыганагы – котырган этләр, мәчеләр, төлкеләр, енотлар, бүреләр, енотсыман этләр, шакаллар, ярканатлар һәм кайбер башка хайваннар. Котыру кешеләргә һәм хайваннарга селәгәй аша, гадәттә тешләү, тырнау яки лайлалы тышчага (мәсәлән, күз, авыз) һәм ачык яраларга турыдан-туры контакт аша күчә.
Клиник симптомнар барлыкка килгәннән соң котыру 100% очракта үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә потенциаль котырган хайван тешләгәндә, тырнаганда яки селәгәйләгәндә, яраны мөмкин кадәр тизрәк агынты су астында сабын белән 10 минут юарга, аннары иң кыска вакыт эчендә медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Медицина ярдәменә никадәр иртәрәк мөрәҗәгать итсәң, уңай нәтиҗә ихтималы шулкадәр зур.

Вакцинация – котыруны кисәтүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы. Тулы антирабик вакцинация курсы алты мускул эченә инъекцияне үз эченә ала. Беренче прививка мөрәҗәгать көнендә, аннары курс башыннан 3, 7, 14, 30, 90нчы көннәрдә ясала. Иң авыр җәрәхәтләр алган кайбер кешеләргә өстәмә рәвештә антирабик иммуноглобулин да билгеләнә.
Аны куллану кирәклеге турында карарны табиб кабул итә. Котыруга каршы профилактик прививкалар эпидемиологик күрсәтмәләр буенча профилактик прививкаларның милли календарына кертелгән һәм бушлай амбулатор яки стационарда үткәрелә.
Котыруның специфик булмаган профилактика чараларын искә төшерәбез:
- өй хайваннарын үзлегеннән йөрергә җибәрмәгез;
- өй хайваннарының йөргән һәм кыргый хайваннар белән аралашуына юл куймагыз;
- урамда йөргән хайваннарны өйгә алып кайтмагыз;
- кыргый яки йөргән хайваннарга, алар дус булып күренсәләр дә, якын килмәгез;
- өй хайваннарына котыруга каршы прививканы даими ясатырга онытмагыз.
Өй хайваннарын вакцинацияләү сезне дә, әйләнә-тирәгезне дә үлемле авырудан сакларга ярдәм итә.
Нет комментариев