Татарстанның Актаныш районында урта гасырлар авылы табылган
Яшәеш

Татарстанның Актаныш районында урта гасырлар авылы табылган

XI—XII гасырлар авылының эзләре Агыйдел елгасының сул ярында, Буаз-Күл авылыннан 940 м ераклыкта табылган. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты (ОКН) хәбәр итте.

— Табылган ныгытылмаган 0,7 гектар мәйданлы авыл җирлегенә галимнәр «Баскүл III» дигән исем бирделәр. Бу җир гасырлар буе сөрүлек булса да, XX гасырда мелиоратив канау белән киселсә дә, археологлар бозылмаган мәдәни катлам таба алдылар, — диелә хәбәрдә.

Биредә:

  • урта гасырларда кулдан ясалган керамика фрагментларын;
  • төсле металл эшләнмәләрен (бизәнү әйберләре яки кием детальләре);
  • кара металл эшләнмәләрен (көнкүреш әйберләре яки хезмәт кораллары);
  • сугыш балталарын һәм ук очларын;
  • алтын йөгертелгән нәфис көмеш чигә бизәү әйберен;
  • роданов мәдәнияте (Приуралье) осталары ясаган бронза бил каптырмаларын һәм йөзекләрен

тапканнар.

Табылган әйберләр XI—XII гасырларда бу җирлектә тормыш кайнаганын раслый. Кешеләр җир эшкәрткәннәр, һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр һәм сәүдә иткәннәр, дип ассызыкладылар комитетта.

 


Нет комментариев