Укучы фикере.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Җомга җиткәнне, мичтән ипи чыккан төсле, көтеп кенә торам, авыл башыннан почтальон күренүгә эчкә җылы кереп китә: димәк, яраткан «Яшел Үзән»ем килә! Иң элек рәсемнәрен карап чыгам, таныш йөзләр юкмы дип күзәтәм, аннан «Әйтәм әле»не укырга керешәм. Халык үзен борчыган сораулар белән сезгә бушана шул, кызлар. Менә мин дә бер фикеремне җиткерергә булдым.
Авыл җирлеге башлыкларын гел ачуланалар, тәнкыйтьлиләр, ниләр генә язмыйлар. Әйе, кайчакта күз йомган чаклары да бардыр, проблемаларны алар гына хәл итеп бетерә алмый. Әмма бит тырышалар! Авылда бу вазифага риза булып алынырлык кеше табуы да җиңел түгел. Халык белән эшләүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен шул эшнең эчендә кайнамаган кеше генә аңлап бетермидер. Шуңа күрә, әйдәгез, бераз сабыр булыйк. Һич югы үзебезне алар урынына куеп карап:
«Мин булсам, ничек эшләр идем икән?» – дип уйлыйк.
Кимчелек эзләп кенә утырмыйк, тырнак астыннан кер эзләмәскә тырышыйк. Бер-беребезгә карата бераз җылырак, аңлаучанрак булсак иде. Беркайчан да онытмыйк: алда барыбызны да Сират күпере көтә.
Нет комментариев