***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Җәйләр уза диеп моңсуланма,
Килер көзләр күңел көзгесе.
Чәчкән орлыкларың уңыш бирсә,
Шул буладыр яшәү өлгесе!
Алтын көзнең әби чуагы да
Җәйгә тартым була кайчакта.
Пәрәвезләр очкан мизгелләр дә,
Бәрәңгесе ялгыз учакта...
Салаватның әнә күпере дә
Офыкларга гүя тоташкан.
Томаннарда калган хатирәләр
Шул күпердә гүя очрашкан!
Җәйләр уза диеп моңсуланма,
Килер җәйләр ишек каксыннар.
Ә көзләрдә ындыр артларында
Малай-шалай учак яксыннар!
Камыл исе керсен һәр сулышта,
Корымланган тәмле бәрәңге,
Учлап-учлап бер иснисе килә
Миҗәдәге кыргый әремне!
Кыштырдашкан саргылт яфраклар да
Талгын гына бер мәл коелыр,
Сиңа исә, шушы мизгелләрдә,
Гомеркәең кыска тоелыр...
Зәңгәр күктә каңгылдашып казлар,
Син күрмәгән якка очарлар.
Иртәләрен төшкән томаннар да
Иңнәреңнән килеп кочарлар.
Җәйләр уза диеп моңсуланма,
Уңыш алдың көзен. Күңелле!
Тик нигәдер моңсу уйлар били,
Нишләтергә шушы күңелне?!
Ирек Сафин. Олы Шырдан
Нет комментариев