Казанда куллану кооперациясе оешмаларының эше тикшерелде
Яшәеш

Казанда куллану кооперациясе оешмаларының эше тикшерелде

Татарстан Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов белән очрашты, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.

Очрашуда хәзерге шартларда куллану кооперациясе оешмаларының эше, шулай ук берлектәге проектларны алга таба гамәлгә ашыру планнары тикшерелде.

Моннан тыш, тарафлар авылда сәүдә эшчәнлеген яклау һәм халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү мәсьәләләрен карады.

Элегрәк без Россия Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан ТКХны модернизацияләү турында меморандум төзегәннәрен язган идек. 2031 елга кадәр республикада торак-коммуналь комплексын масштаблы модернизацияләү үткәреләчәк.

Вечерняя Казань


Нет комментариев