Җиһазларның эшләвен һәм вазифаи затларның гамәлләрен тикшерәчәкләр. Халыктан тынычлык саклауны сорыйлар.
«Татар-информ»га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсендә хәбәр иткәнчә, сәгать 10:40та республика дәрәҗәсендә сиреналар кабызу планлаштырыла, ә 10:44тә – муниципаль дәрәҗәдә. Моннан тыш, 10:43тә сөйләм хәбәрен тапшыру өчен теле- һәм радиоканаллар кулланылачак.
Әгәр билгеләнгән вакытта сирена яңгырамаса, беркая да хәбәр итәргә кирәкми. Бу республикада хәбәрләү системасы 1980нче елларда төзелүе, аннары яңа торак кварталлар салынуы белән бәйле. Проблемалы зоналар белгечләргә инде билгеле.
Татар-информ
Нет комментариев