Озын гомерле әби-бабайларыбыз — авылның горурлыгы, яшь буын өчен сабырлык һәм ныклык үрнәге
Яшәеш

Озын гомерле әби-бабайларыбыз — авылның горурлыгы, яшь буын өчен сабырлык һәм ныклык үрнәге

Өлкәннәребезнең гомер юлы җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы елларының авырлыклары, якын кешеләрен югалту ачысы, тынгысыз хезмәт, маңгай тире белән көн күрү — болар барысы да бүген 80–90 яшьләрен тутырган авылдашларыбызның язмышында тирән эз калдырган.

Бакырчы авылының хөрмәтле кешесе, сугыш чоры баласы — Әдиятуллин Хәнәфи Хөсәен улына 90 яшь тулды!

Шушы күркәм юбилее уңаеннан Хәнәфи абыйны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйков һәм Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева котлады.

Бүген Хәнәфи абый улы Хәниф һәм килене Альбина тәрбиясендә, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

Хөрмәтле Хәнәфи абый! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле һәм имин тормыш телибез! Балаларыгызның, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп, бәхетле гомер кичереп, әле озак еллар безне сөендереп яшәргә Ходай насыйп итсен!

90 яшьлек юбилеегыз котлы булсын! Озын гомер, якты көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез!


Нет комментариев