Урманчылар ГТО нормативларын тапшырды
Яшәеш

Урманчылар ГТО нормативларын тапшырды

Яшел Үзән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы — ГТО нормативларын үтәүдә катнашты.

Урманчылар хезмәте яхшы физик әзерлек, чыдамлык һәм нык сәламәтлек таләп итә. Урманнарны саклау, янгыннарга каршы көрәшү һәм яшеллекне корткычлардан яклау өчен болар аеруча мөһим.

Сынаулар нәтиҗәләре буенча, хезмәткәрләрнең күбесе спорт дәрәҗәләрен раслады яки беренче тапкыр ГТОның аерымлык билгеләренә нормативлар үтәде.

Коллегаларыбызны уңышлары белән котлыйбыз! Сәламәтлек, көч-дәрт һәм яңа җиңүләр телибез!

ГТО тестлаштыру үзәге җитәкчесе Марат Халитов


Нет комментариев