Татарстанда ватылган машинада калган сабыйлы гаиләне коткардылар
Яшәеш

Татарстанда ватылган машинада калган сабыйлы гаиләне коткардылар

Мамадыш районында ватылган машинада калган сабыйлы балалы гаиләне коткардылар.

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, «Лада Искра Кросс» М-7 трассасының 956нчы километрында төнлә ватылган. Машинада биш кеше – 49 яшьлек хатын-кыз һәм ир-ат, 33 яшьлек ир-ат һәм 24 яшьлек хатын-кыз һәм имчәк баласы булган. Тиз арада суына торган машинада калу куркыныч икәнен аңлагач, алар коткаручыларга шалтыраткан.

Туңучыларга ярдәмгә 5нче төбәк эзләү-коткару отряды коткаручылары чыккан. Алар гаиләне җылы машинага утыртып, кайнар чәй белән җылыткан һәм туганнарына тапшырган. Медицина ярдәме беркемгә дә таләп ителмәгән.

Татар-информ


Нет комментариев