Махсус хәрби операция ветераны Никита Сидоров Татарстанда үз җитештерүе булган ике пекарня ачты. Ул махсус операция катнашучылары өчен комплекслы финанс ярдәменнән файдаланган.
Ярдәм «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» милли проекты кысаларында күрсәтелә. Сидоров 2024 елның декабрендә индивидуаль эшкуар булып теркәлгән. 2025 елда дәүләт ярдәме күләме 5 млн сум тәшкил иткән, кредит ставкасы 1%, ә поручительство 0,1% еллык льготалы ставка белән бирелгән.
Бу акчалар Яр Чаллыда «Хлебница» дигән ике пекарня ачарга мөмкинлек биргән. Эшкуар тагын ашханә ачуны да планлаштыра.

«МХОга ярдәм» микрофинанс продукты кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 5 млн сумга кадәр, 36 айга кадәр, еллык 1% ставка белән микрозайм алырга мөмкинлек бирә.
Программа гамәлдә булган чорда барлыгы 241 микрозайм 1 млрд сумнан артык суммага бирелгән:
- 2024 ел – 26 микрозайм 101,9 млн сумга;
- 2025 ел – 123 микрозайм 535,4 млн сумга;
- 2026 ел (6 октябрьгә) – 92 микрозайм 412,8 млн сумга.
Шулай ук «МХОга ярдәм» льготалы гарантия продукты, «МХОга лизинг ярдәме» программасы (40 млн сумга кадәр, 60 айга кадәр, еллык 5%тан ставка), льготалы аренда һәм финанс булмаган ярдәм төрләре дә бар.
Ярдәм чаралары турында мәгълүматны 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча яки ТР Икътисад министрлыгы сайтында алырга мөмкин.
Татар-информ
Нет комментариев