Яшәеш

Татарстанда автомобиль йөртүчеләр М-7 трассасында боланнар көтүен күргән

Кыргый хайваннарның юл читендә күренүе турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә таралган.

Республикада кыргый хайваннарның автомобиль юллары һәм торак пунктлар тирәсендә күренү очраклары ешайды. Мондый очрашулар хайваннарның үзләре өчен дә, юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә куркыныч тудыра.

Татарстанда кыргый хайваннарның кайбер төрләре саны арту күзәтелә. Аерым алганда:

  • таплы боланнар саны – 39,4 процентка;
  • Себер кыр кәҗәләре саны – 7,9 процентка;
  • мараллар саны – 6,3 процентка;
  • поши саны 2,6 процентка арткан.

Автомобиль йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә һәм урман массивлары аша узучы юл участокларында, бигрәк тә караңгы вакытта, аеруча сак булырга кирәк.

Кыргый хайван белән бәрелешкән очракта, машина йөртүче транспорт чарасын туктатырга, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен чакырырга һәм юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә тиеш.

Хайваннар дөньясына китерелгән зыян өчен акчалата компенсация каралган.

КП Казань


Нет комментариев