Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда 200 км артык автомобиль юлына капиталь ремонт үткәреләчәк

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 2026 елга исәпләнгән киң колачлы юл программасы расланды.

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, региональ һәм җирле әһәмияткә ия булган 200 километрдан артык автомобиль юлын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Эшләрнең зур өлеше республиканың иң эре агломерацияләрендә башкарылачак. Казанда 19 объектта (14,5 км) ремонт эшләре каралган, Яр Чаллыда — 4 объектта (11,4 км), Түбән Камада — 3 объектта (1,9 км). Моннан тыш, гомуми озынлыгы 52,6 километр тәшкил иткән региональ трассаларда 43 объект яңартылачак. Шулай ук ясалма корылмаларны да кертеп, тагын 83 объект тәртипкә китереләчәк.

Шул ук вакытта Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә юл хәрәкәтен идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын модернизацияләү, яңа җиһазлар кайтару һәм урнаштыру эшләре дә башкарылыр дип планлаштырыла.

Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә норматив хәлдәге региональ юллар өлешен 53,98 процентка кадәр арттыру күздә тотыла. Шулай ук эре агломерацияләрдәге юлларның һәм федераль терәк челтәренә керүче төп трассаларның 85 процентын тиешле хәлдә тоту планлаштырыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев