MAX мессенджерындагы йорт чатларына ясалма фәһем кертү планлаштырыла. Ул халыктан килгән хәбәрләрне тикшерәчәк һәм проблемаларның күпме кешегә кагылуын бәяләячәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Алексей Клонцак хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ясалма фәһем хәбәрләрне, аларга куелган лайкларны һәм кабат килгән мөрәҗәгатьләрне анализлаячак. Бу проблеманың күпме кешегә кагылуын ачыкларга ярдәм итәчәк.
Мәсәлән, подъезддагы ишек ябылу җайланмасы ватылуын өч кеше фотога төшереп чатка урнаштырса, ясалма фәһем проблеманы раслый алачак. Нәтиҗәдә, идарәче компания рәсми гариза көтмичә үк чара күрә алачак.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада якынча 15 мең йорт чаты булдырылган, аларда миллионнан артык кеше катнаша. Барлык идарәче компанияләр дә диярлек әлеге чатлардан файдалана. Фатирлар саны аз булган йортларда гына кайбер чикләүләр бар.
Татар-информ
Нет комментариев