ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эш визиты белән килде.
Ул шәһәрнең тарихи үзәге - «Полукамушки» кварталында яшәүчеләр белән очрашты һәм тарихи микрорайонның киләчәк язмышы турында карар кабул итте.
1897-1902 елларда бистә буларак төзелгән «Полукамушки» микрорайоны хәзер шәһәрнең тарихи үзәге булып санала. Кирпечтән һәм агачтан төзелгән 26 йортның һәрберсендә
4әр фатир. Аларның 20се авария фонды исемлегенә кертелгән.
ТР Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына «Полукамушки» кварталында йортларны тикшерү һәм экспертиза үткәрү өчен бер ай вакыт бирде. Әгәр йортларны яшәү өчен куркыныч дип таныйлар икән, кешеләрне күчерергә туры киләчәк. Федераль закон буенча авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә квадрат метр өчен 11 мең компенсация белән яңа фатирлар бирәләр, калган сумманы ипотека буенча түләргә кирәк булачак. Әгәр йортны ремонтлап була икән, кв.метр торак өчен билгеләнгән 11 мең сум шуңа сарыф ителәчәк. Бу акча җитмәсә, биредә яшәргә калырга теләүчеләргә калган сумманы үзләренә табарга туры киләчәк.
Нет комментариев