Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия Фәннәр академиясе "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы турында белдерде

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы беренче препаратның эш сәләте сынаулар белән исбатланган. Клиник сынауларны бәяләү буенча бәйсез комитет "Спутник V" коронавируска каршы вакцинаның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслады. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе академигы, Н. А. Семашко исемендәге Җәмәгать сәламәтлеге милли фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Рамил Хабриев сәламәтлек саклау оештыручыларының фәнни-методик форумында сөйләде, дип тапшыра РИА Новости.

"Комитетка, мондый бәя куюда компетентлы медиклар һәм галимнәр керде. Алар клиник сынаулар методикасын, шулай ук аларның нәтиҗәләрен тикшерделәр", - дип билгеләп үттеләр агентлыкта.

 

 

Хабриев прививканың беренче этабыннан соң вакцинаның нәтиҗәлелеге 69,3% тәшкил итте, ә икенчесеннән соң - 96,2%, дип аныклады.

 

 

Исегезгә төшерәбез, җәй көне "Спутник V" 18дән 60 яшькә кадәрге ирекле кешеләр арасында тикшеренүләрнең ике стадиясен уңышлы үтте, аларның коронавируска каршы антитәнчекләре формалашкан. Covid-19 профилактикасы өчен дөньяда беренче вакцинаны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы август уртасында теркәде.

 

 

Препарат Н. Ф. Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология Милли тикшеренү үзәген Россия туры инвестицияләр фонды белән берлектә төзи. Татарстанда вакцинация башланды инде. Кемгә һәм ничек прививкалар ясавы турында тулырак мәгълүмат Sntat порталындагы материалда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев