1 октябрьгә кадәр федераль ташламалардан файдаланучыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын саклап калыргамы яки аның урынына акчалата компенсация алыргамы?
Бүген акчалата компенсация күләме аена якынча 1400 сумны тәшкил итә. Шуны истә тоту мөһим: сәламәтлек торышы начарланганда, авыруның өзлегүләре барлыкка килгәндә озак вакыт дәвалану, шул исәптән дарулар белән дәвалау, таләп ителергә мөмкин. Мондый очракта акчалата компенсация җитәрлек булмаска мөмкин.
Ел дәвамында, хәтта зур чыгымнар таләп итә торган авыру ачыкланган очракта да, социаль хезмәтләр җыелмасын яңадан сайлау мөмкинлеге законда каралмаган.
Яман шеш, шикәр диабеты, ревматоид полиартрит һәм башка шундый авыруларны дәвалау чыгымнары, кагыйдә буларак, дистәләрчә һәм йөзләрчә мең сум белән исәпләнә. Бу чыгымнар гаилә кеременә зур йөк булырга мөмкин.
Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңадан торгызырга теләүчеләр моны агымдагы елның 1 октябренә кадәр эшли ала.
2026 елда бушлай дарулар алган гражданнарга гариза тапшырырга кирәкми.
Зинһар, үзегез өчен дөрес карар кабул итегез!
Нет комментариев