Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле һәлак булган
ЮХИДИ

Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле һәлак булган

22 сентябрьдә 19:15 сәгатьтә Яшел Үзән районында Норлат – Албаба автомобиль юлының 12нче чакрымында 750 метрында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

Алдан алынган мәгълүматлар буенча, 1975 елда туган ир-ат «Honda CR-V» автомобиле белән М7 «Волга» автомобиль юлыннан Албаба станциясе юнәлешендә хәрәкәт иткән. Ул тизлекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек итеп сайламаган һәм юлның йөрү өлешендә каршы якка таба хәрәкәт иткән җәяүлегә бәрелгән.

Җәяүле караңгы вакытта, яктылыкны кире кайтара торган элементларсыз булган. Ул һәлакәт урынында ук вафат булган.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.


Нет комментариев