Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Ташкабактан пицца

Әйдәгез, бу юлы пицца пешереп карыйк, булмаса! Әле күбегезнең ташкабактан аны авыз иткәнегез юктыр, мөгаен.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк була: ташкабак (кабачки) – 0,5 кг чамасы, он – 1 стакан, йомырка – 3 данә, камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель) – 1 чәй кашыгы, помидор, сыр, тоз, укроп-петрушка кебек яшел тәмләткечләр. Бәлки, башка төрләренә өстенлек бирүчеләр бардыр, тартынып тормагыз, кушыгыз.

Әзерлибез:

  • Кабачкины юып, эре угычтан уабыз.
  • Йомырка, тоз, яшел тәмләткечләрне салып, яхшылап болгатабыз. Он белән разрыхлительне дә өстибез. Камыр әзер.
  • Майланган табага камырны тигез итеп җәябез.
  • Камыр өстенә туралган помидор тезәбез һәм йомырка сарысы белән майлыйбыз.
  • Пиццаны 180 градуска кадәр кыздырылган мичтә ярты сәгать тирәсе пешерәбез.
  • Пешеп җитәр алдыннан пицца өстенә сыр сибәбез һәм әзер булганчы духовкага тыгып алабыз.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев