Бушлай дарулардан баш тарткан булсагыз, аларны 1 октябрьгә кадәр кире кайтарырга мөмкин
#кирәклекиңәшләр

Бушлай дарулардан баш тарткан булсагыз, аларны 1 октябрьгә кадәр кире кайтарырга мөмкин

Күп кенә федераль ташламалардан файдаланучылар моңа кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын (СХҖ) акчалата айлык компенсациягә алыштырып, аннан баш тарткан иде. Әмма сәламәтлек торышыгыз начарланса һәм әлеге акчаның дарулар сатып алуга җитмәвен аңласагыз, карарыгызны үзгәртергә мөмкинлек бар.

СХҖ нәрсә ул?

Социаль хезмәтләр җыелмасы – дәүләт ярдәме чарасы. Ул үз эченә түбәндәгеләрне ала:

  • табиб рецепты буенча бушлай дарулар һәм медицина эшләнмәләре;
  • медицина күрсәтмәләре булган очракта санаторий-курорт дәвалануы;
  • дәвалану урынына һәм кире кайту өчен бушлай юл йөрү.

Бушлай дарулар алу хокукын кем кире кайтара ала?

Фото: видеодан скрин

Элегрәк бушлай дарулардан баш тарткан теләсә кайсы федераль ташламадан файдаланучы гражданин бу хокукны яңадан торгыза ала.

Мөһим даталар

  • 2026 елның 1 октябренә кадәр  – СХҖ алуны яңадан башлау турында гариза бирергә кирәк.
  • 2027 елның 1 гыйнварыннан – яңа тәртип гамәлгә керәчәк, һәм сез кабат даруларны бушлай ала башлаячаксыз.

Карарны елга бер генә тапкыр үзгәртергә мөмкин. Әгәр 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә өлгермәсәгез, бушлай даруларны яңадан бары тик 2028 елдан гына ала башлыйсыз.

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе табиб-белгечләре – терапевт һәм эндокринолог – үзләренең видеомөрәҗәгатендә СХҖдән баш тартмауның мөһимлеген ассызыклый. Бу аеруча даими рәвештә дарулар кабул итүне таләп иткән хроник авырулары булган пациентлар өчен актуаль.

Фото: видеодан скрин

Социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата компенсациягә алыштыру еш кына отышсыз булырга мөмкин, чөнки кирәкле даруларның бәясе айлык түләү күләменнән шактый артып китә.

Табиблар пациентларны әлеге мәсьәләгә уйлап һәм җаваплы карарга, дәүләт ярдәмен алу формасын үзгәрткәнче дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә чакыра.

Кайда мөрәҗәгать итәргә?

Гаризаны 2026 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге ысулларның берсе белән бирергә мөмкин:

  • яшәү урыны буенча Россия Социаль фондының (СФР) клиентлар хезмәтенә;
  • күпфункцияле үзәккә (МФЦ); 
  • «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша онлайн.

Карар кабул итүне соңгы көнгә калдырмагыз! «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетта СХҖ алуның хәзерге статусын тикшерегез.

1 октябрьгә кадәр гариза бирергә өлгерегез – 2027 елның гыйнварыннан кирәкле даруларны кабат бушлай алу мөмкинлегеннән файдаланыгыз!


Нет комментариев