Норлат балалар йортында балалар хокукларын яклауга багышланган түгәрәк өстәл узды
Яшәеш

Норлат балалар йортында балалар хокукларын яклауга багышланган түгәрәк өстәл узды

Очрашуда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе вәкилләре, SOS социаль үзәге белгечләре, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, опека органнары, педагоглар һәм балалар йорты җитәкчелеге катнашты.

Төп игътибар балаларның иминлеге һәм хокукларын яклау, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә юнәлтелде.

Педагоглар өчен SOS социаль үзәге белгечләре һөнәри ару-талуны булдырмауга багышланган ике семинар-тренинг та үткәрде.

Очрашу нәтиҗәсендә балалар һәм гаиләләр белән эшләүче хезмәтләрнең уртак эшен тагын да көчәйтергә кирәклеге билгеләп үтелде.

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина


Нет комментариев