Бакырчы хуҗабикәләре яраткан рецептлары белән бүлеште
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бакырчы хуҗабикәләре яраткан рецептлары белән бүлеште

«Хәзинә» фольклор коллективы кызлары — Бакырчы авылының уңган-булган хуҗабикәләре — көзге муллык чорында да тик тормыйлар.

Алар үзләре үстергән табигый, экологик чиста алма, кабак һәм башка нигъмәтләрдән төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләү серләре, яраткан рецептлары белән ихлас күңелдән бүлештеләр.

- Безнең кызларның һәрберсенең кулыннан гөлләр тама дисәң дә, һич арттыру булмас! Бер генә дә тик торырга яратмыйлар: бүген бер тәм-том пешерсәләр, иртәгә инде тагын берәр яңа ризык белән сөендерәләр. Көзге муллык — үзебезнең бакчаларда үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрдә, ә иң мөһиме — уңган хуҗабикәләрнең тырыш кулларында! Молодцы, кызлар! Активлыгыгыз, тырышлыгыгыз, бер-берегез белән тәҗрибә уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Һәрчак шулай бердәм, матур күңелле һәм актив булып калыгыз, – дип яза Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева.


Нет комментариев