Татарстан Хөкүмәте льготалы категориядәге гражданнар өчен акчалата түләүләр, пособиеләр һәм субсидияләрне планлы өчьеллык чорга ел саен индексацияләү параметрларын раслады. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документка ярашлы, 2027 елның 1 гыйнварыннан, шулай ук 2028 һәм 2029 еллар башыннан республика социаль түләүләре күләмнәре ел саен 4%ка арттырылачак.
Хезмәт ветераннары һәм Татарстан дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләр өчен айлык акчалата түләү 2027 елда 683 сум тәшкил итәчәк, 2028 елда 711 сумга күтәреләчәк, ә 2029 елга 740 сумга җитәчәк. Шундый ук суммалар һәм арттыру графигы аз керемле пенсионерларга юл чыгымнарын айлык компенсацияләү өчен дә каралган.
Бөек Ватан сугышы чоры тыл хезмәтчәннәре һәм реабилитацияләнгән гражданнар өчен түләү 2027 елда 1 017 сумга артачак, 2028 елда 1 058 сум тәшкил итәчәк, ә 2029 елда айга 1 101 сумга җитәчәк. Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә тиешле рәвештә 853, 888 һәм 924 сум түләнәчәк.
Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны һәм ятим балаларны кабул итүче гаиләләргә ярдәм итү суммаларын индексацияләү дә каралган. Мәктәпкәчә яшьтәге балага айлык пособие 2027 елда 12 082 сум тәшкил итәчәк, 2029 елга этаплап 13 069 сумга кадәр үсәчәк. Мәктәп укучыларын тәэмин итү өчен опекуннарга 2027 елда 13 932 сумнан 2029 елда 15 070 сумга кадәр күчереләчәк.
Үзгәрешләр күпбалалы гаиләләрне яклау чараларына да кагылачак. Мондый гаиләләрдән мәктәп укучылары һәм студентлар өчен юл субсидиясе 2027 елда 416 сум тәшкил итәчәк (2029 елда 451 сумга кадәр арту белән), ә алты яшькә кадәр балалар өчен дару сатып алуга түләү 186 сумнан 202 сумга кадәр үсәчәк.
Татар-информ
Нет комментариев